Якшәмбе, 20 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннары Рәисә Рәхмәтулла кызы Сәхипгәрәева һәм Фәния Шәрип кызы Кәримова юбилейлары белән котлаулар кабул иттеләр. Ветераннарны Үзәк районы хакимияте, «Паритет», «Электротехниклар» идарәче компанияләре вәкилләре, шулай ук ТИҮ рәисләре котлады.

Тукай районы Иштирәк авылында туган Рәисә Рәхмәтулла кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул Бөек Ватан сугышы елларында һәм лаеклы ялга чыкканчы үзенең туган авылында «Бүләк» совхозында эшли. Рәисә Рәхмәтулла кызы ике бала тәрбияләп үстергән, дүрт оныгы һәм җиде оныкчыгы бар. 

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Фәния Шәрип кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр Сарман районы Югары Чыршылы авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылы колхозында эшли. 1955 елда Яр Чаллыга даими яшәү урынына күчә, лаеклы ялга чыкканчы почтада эшли. Фәния Шәрип кызы өч бала тәрбияләп үстергән, оныгы һәм ике оныкчыгы бар.  

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 14 март 2022, 14:48