Якшәмбе, 20 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстанда Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының 30 еллыгына багышланган экология рәсемнәренә конкурс башланды. Анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Конкурста катнашучылар түбәндәге темаларга рәсемнәрен тәкъдим итәргә мөмкин: «Саклана торган үсемлекләр һәм хайваннар», «Эколог һөнәре», «Шәһәрнең экологик мохите», «Планетаның киләчәге».  

Конкурста катнашу өчен иҗади иллюстрацияләрне 31 мартка кадәр Министрлыкның территориаль идарәләренә җибәрергә кирәк. Район этабын узган эшләр 1 апрельдән 15 апрельгә кадәр узачак республика этабына чыгарыла. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр биреләчәк. Конкурсның нигезләмәсе белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/konkurs-risunkov-posvyashchenniy-30-letiyu.htm

Сишәмбе, 15 март 2022, 14:52