Кичә аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 34 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе узды.
Акциядә Шәһәр Советы депутатлары – Вадим Матюшин, Фирдүсә Әюпова, Эдуард Фәттахов, мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин, мәгариф идарәсенең гомуми белем бирү бүлегенең баш белгечләре, 11 нче сыйныф укучыларының ата-аналары (63 кеше), массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, җәмәгать күзәтүчеләре катнашты.
Акция 5 аудиториядә үткәрелде. Ата-аналар металлорамка аша уздылар, шәхси әйберләрен махсус аудиториядә калдырдылар, аларга аудиториядә имтихан материалларын бастыру һәм сканерлау процессын күрсәттеләр.
Катнашучыларның эшләре экспертлар тарафыннан тикшерелде. Имтихан тәмамлангач, ата-аналар белән түгәрәк өстәл үткәрелде.
"Эфир" телекомпаниясенең сюжетыПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 16 март 2022, 14:19