Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 22 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы санкцияләр шартларында предприятиеләр, оешмалар, эшмәкәрләр өчен ярдәм чаралары билгели һәм эшләп чыгара. Хезмәт базарына ярдәм итү чаралары турында "Рәсәй эше" кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова сөйләде.

«Хәзер кайбер предприятиеләрдә тулы булмаган эш вакыты кертелә. Аерым оешмаларда кыскартулар, җитештерүне туктатып тору очраклары булырга мөмкин. Мәшгульлек структурасын үзгәрткән барлык оешмалар «Россиядә эш» порталында теркәлергә тиеш. Бу бердәм цифрлы платформа, анда бөтен ил эш бирүчеләре буенча барлык мәгълүматлар күрсәтелә. Нәкъ менә шушы порталдан Хөкүмәт тарафыннан финанс ярдәме күрсәтеләчәк предприятиеләр исемлеге төзеләчәк», - дип хәбәр итте Татьяна Быданова.

Хәзерге вакытта хезмәт базарында киеренкелекне киметү өчен РФ Хөкүмәтенең 2022 елның 16 мартындагы 376 номерлы карары кабул ителде. Аның нигезендә, җитештерүне туктатып торуны, тулы булмаган эш көне һәм тулы булмаган эш атнасын керткән, хезмәт хакын саклап калмыйча отпусклар билгеләгән һәм штат санын кыскарткан предприятиеләргә финанс ярдәме күрсәтеләчәк.

Шулай итеп, предприятиеләр хезмәткәрләрен вакытлы эшләргә юнәлтә ала.

«Предприятиедә минималь хезмәт хакы күләмендә дәүләт бюджетыннан өлешчә финанслау белән вакытлы эшләр кертү һәм төрле фондларга салымнар исәпләү. Тулы булмаган эш көне белән яки кыскартуга эләгәчәк кешеләрне укыту. Ул дәүләт бюджеты хисабына башкарылачак», - дип аңлатты Татьяна Быданова.

Эшсез гражданнар һәм эш эзләүче гражданнар өчен җәмәгать эшләре оештырылачак.

«Алар кадрлар үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар һәм башка оешмага вакытлыча эш белән тәэмин итүгә, яки минималь хезмәт хакы күләмендә түләү белән җәмәгать эшләренә юллама ала алалар», – дип билгеләп үтте спикер.

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,35%ны тәшкил итә. Эшсезләр сыйфатында 983 граждан теркәлгән. Бүген кадрлар үзәгенең мәгълүматлар банкында алты меңнән артык вакансия бар.

Җомга, 18 март 2022, 10:52