Якшәмбе, 22 декабрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр иткәнчә, РФ Үзәк банкы тарафыннан төп ставканың 20%ка кадәр артуы аркасында, пени күләме дә арткан. Торак өчен идарәче компания алдында бурычлары булган кешеләр узган ай өчен яңа исәп-хисап белән үзгәртелгән түләүләр алган инде.  

Әмма зур суммаларны исәпләү эше контрольдә тотыла: «Безнең шәһәрнең идарәче компанияләре һәр кеше белән төп бурычны түләү буенча пени күчерүне индивидуаль рәвештә карарга әзер, моның өчен яшәү урыны буенча идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк», - дип шәрехләде Илья Зуев.

Пени көн саен исәпләнә, аны исәпләүгә озак вакытка кичектерелү һәм бурыч суммасы йогынты ясый. Әйтик, бурыч суммасы 60 мең сум булган очракта пени 40 мең сумга җитәргә мөмкин. Идарәче компаниягә шәхси гариза белән мөрәҗәгать иткәндә, әлеге графаны гамәлдән чыгарырга мөмкин.

Җомга, 18 март 2022, 11:32