«Мегастрой» гипермаркетындагы пункт үз эшен туктатты.
Вакцинация үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылган. Процедура махсус билгеләнгән урында, сәүдә үзәгенең икенче катында узачак, шунда ук пациентны карау һәм теркәү өчен урын оештырылачак.
Барлык теләүчеләр прививканы тере чират тәртибендә алдан язылмыйча ясата алалар. Үзең белән паспорт, ОМС полисы һәм СНИЛС булырга тиеш.
Пунктның эш графигы: көн саен 11:00дән 17:00 сәгатькә кадәр.
Бүгенге көндә Яр Чаллыда 286 621 кеше прививка ясаткан.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 18 март 2022, 12:27