Кәтлитләр, макарон һәм кофе эчемлеге. Бүген Яр Чаллы мәктәпләрендә балаларны шулай ашаттылар. Шундый ук меню 9 нчы мәктәп укучыларында да, анда бүген туклануны оештыруны һәм аның сыйфатын тикшерү уздырылды.
Шәһәрнең мәгариф идарәсе, ата-аналар комитеты вәкилләре журналистлар белән бергә ГЭС поселогындагы Данил Садыйков исемендәге мәктәп укучыларының ничек һәм нәрсә белән туклануларын карарга килделәр. Тикшерү ата-аналарның аноним шикаяте белән бәйле рәвештә оештырылды.
Унике тулырга унбиш минутта 8, 9, 10 һәм 11 сыйныф укучылары ашханәгә килделәр, анда кизү торучылар аш-су порцияләре тараттылар. Ашханә 220 урынга исәпләнгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәктәп туклануы өчен билгеләнгән барлык продукция СанПин таләпләренең югары стандартларына туры килә. Менюда кыздырылган ризыклар, буягычлар, консервантлар, тәм көчәйткечләре һәм ароматизаторлар юк.
«Балалар ике сменага бүленеп тукланалар, беренче сменада 916 кешене, икенче сменада 215 кешене ашатабыз. Мәктәп ашханәсе мөдире 14 ел буе эшли, бу вакыт эчендә бер генә шикаять тә килеп ирешмәде. Гыйнвар аенда Роспотребнадзор тарафыннан азык-төлек блогын тикшерү үткәрелде, кисәтүләр булмады», – дип сөйләде мәктәп директоры Лада Потапова.
Мәктәптә шулай ук ата-аналар тарафыннан туклануны контрольдә тоту системасы эшли.
«Һәр ата-ана мәктәп директорына килергә хокуклы, кисәтүләр һәм дәгъвалар белдерергә мөмкин, әгәр ата-аналар канәгатьсезлек белдерсә, без хәлне төзәтергә әзер. Мин конструктив диалогка әзер. Шулай ук һәр ата-ана теләсә кайсы вакытта безнең ашханәгә килә, аш-суның сыйфатын һәм санын, ашханәбезнең санитар торышын карый ала», - дип билгеләп үтте мәктәп директоры.
«Минем берничә тапкыр килгәнем булды. Ашап караган барлык ризык та ошады. Нинди дә булса шелтәләр юк», – дип билгеләп үтте әлеге мәктәпнең ике укучысының әнисе Евгения Шорина.
Укучыларның төшке ашлары белем бирү учреждениеләренә туңдырылган рәвештә китерелә. Пешекчеләр аларны әзерләп кенә бирәләр. Яр Чаллы мәктәпләренә ашамлыкларны «Мәктәп туклануы» комбинаты китерә.
«Мәктәпләрдә туклану 12 көнлек меню нигезендә оештырылган. Бу ике атналык
цикллы меню, анда ризыклар кабатланмый, алар СанПинга нигезләнеп төзелгән. Без
балаларның теләкләренә колак салабыз. Мәсәлән, бәрәңге пюресын һәм макарон
эшләнмәләрен без менюга ешрак кертергә тырышабыз.
Укучылар өчен продуктлар көн саен азык-төлек блогларына китерелә. Көн саен икмәк, сөт продукциясе һәм ярымфабрикатлар китерелә. Комбинатның запаслары ике айга җитәрлек, без уку елы ахырына кадәр азык-төлек белән тәэмин ителдек, кытлык юк. Бездә үзебездә җитештерелгән продукция. Туклану бәясе уку елына расланган, киләсе чиректән бәяләр буенча үзгәрешләр булмаячак», - дип ассызыклады «Мәктәп туклануы» генераль директорының җитештерү һәм сыйфат буенча урынбасары Гүзәл Мартынова.
Әйтергә кирәк, Яр Чаллыда күп балалы барлык гаиләләр дә туләүсез туклану белән тәэмин ителгән.
2020 елдан башлап башлангыч сыйныф укучылары түләүсез кайнар ризык белән тәэмин ителгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 18 март 2022, 14:54