Җомга, 18 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 18 нче мәктәп ашханәсе бер тәнәфес эчендә 200дән артык баланы ашата. Бүген менюда: балык ашы, ипи, печенье һәм компот. Мәктәп ашханәсендә шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин да булды. Ул кайнар туклануны оештыруны һәм укучыларның туклануын шәхсән бәяләде. «Без күзәтеп торган төп күрсәткечләрнең берсе – ашалмаган ризык индексы. Бу мәктәптә әлеге күрсәткеч түбән һәм 3%ка якын», - дип билгеләп үтә Рөстәм Хуҗин.

Ашханә хезмәткәрләре көн саен 430 башлангыч сыйныф һәм 400 өлкән сыйныф укучылары өчен төшке аш әзерлиләр. Пешекчеләр төшке ашны һәр тәнәфескә әзерлиләр.

«Алар иртә белән бер тапкыр көне буена әзерләми. Алар тәнәфестә киләчәк балалар саны өчен генә табын әзерли – бу якынча 220 бала. Ягъни алар пешерергә, балаларны ашатырга, савыт-саба җыярга, аны юарга һәм яңадан пешерергә өлгерәләр», - дип аңлатты Рөстәм Хуҗин.

Балалар өчен туклануны оештыру бик күп документлар белән регламентланган. Бу СанПин да, ризык әзерләүгә таләпләр дә. Һәр ашханәдә азык-төлекне кабул итүне контрольдә тоту журналы бар.

Төшке аш әзер булгач, директор урынбасары, сыйныф җитәкчесе, медицина хезмәткәре, кайчагында укучыларның ата-аналары кергән комиссия әзерләнгән ризыкның сыйфатын бәяли.

«Балалар өчен пешерү – бу җаваплы бурыч. Балалар, әлбәттә, гаиләләрендә ашаган ризыкларны ашыйлар. Әйтик, әгәр ата-аналар запеканка пешерми икән, балалар аны ашханәдә ашамый. Котлетлар яки сосискалар белән макароннар – кече һәм өлкән сыйныф укучыларының яраткан ризыгы», - дип сөйләде ашханә мөдире Евгения Атюнькина.

Мәктәптә, һичшиксез, ата-аналар тарафыннан туклануга контроль үткәрелә. Ата-аналар аш-суны татып карый, ризыкның сыйфатын, менюга туры килү-килмәвен, ашханәнең санитар торышын тикшерә алалар. Моның өчен аларга мәктәп директорына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

«Без барлык тәкъдимнәрне дә эшкә алабыз. Мәсәлән, ата-аналар журналда ашханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә игътибар итәргә кирәк дип язалар. Яки яңа савыт-саба барлыкка килүен уңай бәялиләр. Туклануны оештыру буенча кисәтүләр булса, мәктәп җитәкчелегенә яки безгә, мәгариф идарәсенә 30-55-60 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Без сезнең белән бергә мәктәпкә барачакбыз һәм туклану оештыру процессын тикшерәчәкбез», - дип ассызыклады Рөстәм Хуҗин. 

Дүшәмбе, 21 март 2022, 17:30