Район хакимияте, Башкарма комитетның җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү бүлеге, 6 нчы зональ эзләү-коткару отряды һәм Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе бүлеге хезмәткәрләреннән торган Комсомол районының мобиль төркеме тарафыннан Кама һәм Мәләкәс елгаларының кешеләр күпләп бозга чыга торган урыннары буенча чираттагы рейд үткәрелде.

Рейд барышында кышкы балык тотарга яратучы 10 кеше белән әңгәмә үткәрелде, шулай ук саклык чаралары һәм бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча белешмәлекләр тапшырылды.
Бозга чыкканда шуны истә калдырырга кирәк:
- калынлыгы 7 сантиметрдан да ким булмаган боз кеше өчен куркынычсыз санала;
- сулыкларны махсус боз кичүләре урнаштырылган урыннарда кичәргә кирәк;
- боз тиз агым булган урыннарда, агынты суларда һәм чишмәләрдә, шулай ук су үсемлекләре, агачлар, куаклар янында үсә торган районнарда җиңел ватыла;
- кар астында, шулай ук яр буендагы боз аеруча куркыныч.
Ата-аналарга балаларның бозга чыгуына юл куймаска кирәк, ваемсызлык фаҗигагә китерергә мөмкин.
Гадәттән тыш хәл килеп туган очракта ашыгыч рәвештә 112 номеры буенча шалтыратырга кирәк.
Исегезгә төшерәбез, Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 3.10 статьясы нигезендә, боз калынлыгы 7 сантиметрдан да ким булганда, бозга чыгу административ штраф салуга китерә.




При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 25 март 2022, 14:23