Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 8 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре өч традицион мәйданчыкта - «Строитель» стадионы каршында, «Южный» агросәнәгать паркында, Ипподромда эшләүне дәвам итте. 

 14 муниципаль районнан 18 млн сумнан артык 176 тоннадан артык продукция китерелгән. 

Ярминкә мәйданчыкларында Әгерҗе, Актаныш, Мамадыш, Минзәлә, Менделеевск, Сарман, Тукай һәм республиканың башка муниципаль районнары авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең продукциясе сатылды. Сәүдәдә Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге предприятиеләре актив катнашты. Ярминкәләрдә катнашучылар зур күләмнәрдә: бәрәңге, суган, кишер, чөгендер, ит, сөт продукциясе, йомырка, ак май, балык һәм башкалар тәкъдим ителде. 

 Ярминкә мәйданчыгында Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов булды.

Шимбә, 26 март 2022, 13:12