Наил Мәһдиев Гостев урамы буенча күпер төзелеше барышын бәяләде. Аэродром урамыннан Батенчук урамына кадәрге участокта автомобиль юлын реконструкцияләү узган елның августында башланган иде. Хәзерге вакытта «РБР 16» эшчеләре тарафыннан күпернең пролет корылмалары урнаштырылган.
1 сентябрьгә төзүчеләр эшләрне тәмамлап, күперне ачарга вәгъдә итә.
«Биредә барысы да заманча стандартлар буенча төзелә. Дүрт хәрәкәт полосасы һәм җәяүлеләр өчен аерым зона булачак, машина йөртүчеләр өчен дә, җәяүлеләр өчен дә уңайлы булачак. Объект искиткеч! Әлеге күпер бик мөһим һәм кирәкле. Ул Замелекесье халкының мобильлегенә йогынты ясаячак", - дип билгеләде Наил Мәһдиев.
Объектны төзекләндерү барышында ГЭС бистәсе ягыннан һәм Замелекесье ягыннан чистарту корылмалары төзелешен тәмамлау, күпердә дренаж системасы, яңгыр сулары канализациясе урнаштыру, электр белән тәэмин итү челтәрләрен яңадан кору, светофорлар һәм яктырту җайланмаларын урнаштыру күздә тотыла.
Хәзер объектта 150 гә якын хезмәткәр эшли. Алар ялларсыз эшли.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 28 март 2022, 16:56