Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев 51/01 торак йортында ике подъездны реконструкцияләү барышы белән танышты. Ремонт эшләре 17 фатирда бара. Объектның әзерлеге 80% тәшкил итә.
2004 елда 38 һәм 39 подъездлар авария хәлендә дип табылган, биредә яшәүчеләрне 58/12 йортына күчергәннәр. Авария хәлендәге фатирларда җылылык өзелү сәбәпле, күрше подъездларда яшәүчеләр дә зыян күрде. Алар туңган стеналар һәм һаваның түбән температурасына зарландылар.
Йортны торгызу максаты белән аның торышына бәя бирелде, фундаментны ныгыту проекты һәм кирәкле ремонт эшләре әзерләнгән.
Бүген төзүчеләр бу биналарны агымдагы елның апрель ахырында ук тапшырырга әзер булуларын хәбәр иттеләр.
Подъездларда ремонтны "Синең йорт" компаниясе алып бара. Барлык фатирларда да тәрәзәләр алыштырылган, бүлмәләрдә декоратив бизәкләү эшләре башкарылган.
Барлык кухняларда да кафель плиткасы җәеләчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 28 март 2022, 16:11