Татарстанда һава торышының күз күреме 500-1000 метрга кадәр кимеп начарлануы көтелә.
Чаллыда сишәмбе көнне, 29 мартта, болытлы, төнлә аязучан булачак. Явым-төшем күбесенчә кар һәм юеш кар хәлендә, урыны белән көчле. Аерым районнарда буран, бозлавык. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 9-14 м/с, урыны белән 18-23 м/с тизлектә.
Минималь температура төнлә -7..-10˚, аязганда -15˚. Көндез һаваның максималь температурасы 1... 4˚.
Юлларда бозлавык, кар боткасы, урыны белән кар көртләре барлыкка килә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 28 март 2022, 17:32



