Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 22 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген үзенең 95 яшьлек юбилеен Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, Автозавод районында яшәүче Мария Васильевна Назарова билгеләп үтә. Мария Васильевна Горький өлкәсенең Ленбуша авылында күп балалы гаиләдә туган. 1934 елда мәктәпкә китә, дүрт классны тәмамлый. Сугыш вакытында колхозда төрле эштә эшләгән. 1957 елда кияүгә чыга, ире белән кызын тәрбиялиләр. Ветеранның ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар. 

 Мария Васильевна “1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен”, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова котлады.

Сишәмбе, 29 март 2022, 14:32