Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 22 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Казанда педагогларның һөнәри осталыгы буенча төбәк этапларына йомгак ясалды. Чаллы педагоглары үзләренең һөнәри сыйфатларын уңышлы күрсәттеләр.

«Татарстан Республикасында Ел укытучысы – 2022» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында «Педагогик дебют» номинациясендә 35 нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Анна Мельникова 2 нче урынны яулады.

«Илһам һәм педагогик артистлык» номинациясендә 35 нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Мария Яковлева җиңү яулады.

12 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Силүзә Вахитова «Иң яхшы татар теле укытучысы» Бөтенроссия конкурсында икенче урынны яулады.

"Щелкунчик" 101 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Альбина Вәлиева «Ел тәрбиячесе» конкурсында, 29 нчы гимназия укытучысы Роберт Зарипов "Тормыш иминлеге нигезләре" уку фәне буенча Татарстан Республикасы Ел укытучысы" конкурсында лауреат булды. 

Сишәмбе, 29 март 2022, 18:59