Яр Чаллыда мәктәп футбол лигасы инде 7 ел эшли, бу вакыт эчендә аның аша 4 меңнән артык укучы узды. Әлеге проектны тормышка ашыруның төп максаты – арасында ярышлар уздыру, мәктәпләрнең матди-техник базасын үстерү.
«Мәктәп футбол лигасы яңа, югары дәрәҗәдә үткәрелә, - дип билгеләп үтте Физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов. - Матчларны профессиональ судьялар хөкем итә, ел саен шәһәрдә ясалма өслекле мәктәпләр территорияләрендә берничә стадион төзелә».
Быел футбол лигасында барлыгы 32 мәктәп катнашачак, шуларның 6сы – кызлар. Катнашучыларның гомуми саны-384.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 31 март 2022, 18:36