Бу ялларда Яр Чаллыга Мариупольдән 297 мәҗбүри күченүче килде. Алар иртән килеп җиттеләр, төшке аш вакытына аларны инде "Жемчужина" шифаханәсенә һәм "КАМАЗЖИЛБЫТ" кунакханәсенә урнаштырып бетерделәр. КАМАЗ тулай торакларында 100 кеше, 197се «Жемчужина» шифаханәсендә урнашты. Соңгысында бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев булды. Ул Мариупольдән килгән кешеләрнең яшәү шартларын карап чыкты һәм кешеләргә ярдәм сүзләрен җиткерде.
"Жемчужина"да ике, өч урынлы номерлар тәкъдим ителгән. Һәр номерда ванна, бәдрәф бар, бүлмәләр беренче кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән. Бүлмәләрдә җылы, килүчеләр өчен өч тапкыр кайнар аш оештырылган.
Гаиләләр өчен, шул исәптән балалы гаиләләр өчен аерым номерлар каралган. Әйтергә кирәк, Мариупольдән күченүчеләр арасында – 56 бала. Алар барысы да балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә урыннар белән тәэмин ителәчәк. Шулай итеп, санаторий территориясендә урнашкан мәктәп яшендәге балалар 14 нче гимназиядә укыячаклар. Замелекесье мәктәбенә балаларны автобус йөртәчәк. "КАМАЗЖИЛБЫТ" кунакханәсендә яшәүче укучылар 13 нче мәктәпкә урнаштырылачак, бу исә яшәү урыныннан ерак түгел. "Бросско" компаниясе һәр балага бушлай мәктәп формасы тегәчәк.
Наил Мәһдиев кайбер гаиләләр белән аралашты. Мэр белән әңгәмә вакытында алар җылы кабул итүләре өчен рәхмәтләрен белдерделәр, күченүчеләрнең кайберләре Яр Чаллыда эшкә урнашырга әзер.
«Теләүчеләр өчен без, һичшиксез, эшләү мөмкинлеген табачакбыз. Балалар укырга, балалар бакчасына йөриячәк. Безнең бурычыбыз – аларның тыныч яшәү, эшләү, тормышларына куанып яшәү мөмкинлеге. Безнең шәһәребез – күпмилләтле, тату. Алар биредә ярдәм табачак», - дип билгеләде мэр.
Наил Мәһдиев Шәһәр Советы депутатларына берәр гаилә өстеннән шефлык алырга тәкъдим итте. Шулай итеп, шәһәр мэры балалы гаиләне патронажга алачак.
Шифаханәдә медицина ярдәме кабинеты эшли. Килеп җиткәннән соң барлык күченүчеләр медицина тикшерүе уздылар. «Яр Чаллы шәһәре беренче этапта милекләрен генә түгел, туганнарын һәм якыннарын югалткан кешеләрне яхшы каршы алу өчен барысын да эшләде. Бик катлаулы психологик халәттә алар. Шуңа күрә без башкарган беренче бурычны, алар өчен яхшы шартлар тудыруны, хезмәттәшләрем, безнең команда үти алды».
«Бүген һәр граждан, һәр гаилә белән эш алып барыла. Кемгәдер медицина ярдәме күрсәтергә кирәк, кемгәдер матди ярдәм кирәк, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итәргә кирәк, кемдер Россия гражданлыгы алыр өчен документлар алу турында мөрәҗәгать итте. Бу эшләр буенча безнең барлык хезмәтләребез дә: муниципаль, республика, федераль дәрәҗәдәге хезмәтләрне эшкәртәләр», – диде мэр.
Шулай ук күченүчеләр өчен мәдәни программа да оештырылачак. Балалар өчен – курчак театрына, дельфинарийга бару, өлкәннәр өчен - "Мастеровые" рус драма театрына бару, концертларга, картиналар галереясына бару.
Мәҗбүри күченүчелргә ярдәм йөзеннән, махсус счет ачылды. Шәһәр мэры ярдәм фондына 50 мең сум күләмендә үз акчаларын кертте.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 4 апрель 2022, 20:18