Сишәмбе, 26 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Если бы…» дип исемләнгән ХІ Ачык Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр сәхнә осталыгы фестиваль-конкурсы узды. Фестивальне Балалар театр сәнгате мәктәбе оештыра.

Быел фестиваль көндезге формада да, дистанцион формада да узды, төп составы – 5-19 яшьлек катнашучылар. Конкурска дистәләгән иҗат коллективы гариза биргән, барлык номинацияләрдә дә 500дән артык эш тәкъдим ителгән.

Тамашачылар фестивальдә катнашучыларның барысын да бик җылы каршы алды. Бер генә спектакль дә тамашачыларны битараф калдырмады.

Фестивальдә катнашучылар өчен мастер-класслар оештырылды. Шулай ук фестиваль кысаларында балалар өчен театр батлы һәм коллектив җитәкчеләре өчен түгәрәк өстәл оештырылды, анда жюри әгъзалары кыйммәтле киңәшләр белән уртаклаштылар.

Һәр конкурс номинациясендә жюри сыйфатында юнәлешләр буенча экспертлар эшләде. «Драма спектакле» номинациясендә Гран-прига Яр Чаллыдан ике театр коллективы лаек булды: «Пароль: поцелуй» спектакле өчен PARADOX авторлар театры (җитәкчесе Руслан Герасимов, 14 нче балалар-яшүсмерләр үзәге), шулай ук «Мечтатели» спектакле өчен «Мәктәп тарихлары» (җитәкчесе Наталья Федотова, Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы).

Чәршәмбе, 6 апрель 2022, 08:07