Мы в социальных сетях

Сәүдә-сәнәгать палатасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев рәислегендә кризиска каршы штаб утырышлары дәвам итә. Бүген биредә азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате компанияләре: «Челны-Хлеб», «Челны-Бройлер», «Агросила-Молоко», «Камский Бекон», «Челны-Мясо», «Челны Холод», «Булгарпиво», «Кама» агросәнәгать комплексы һәм башка предприятиеләр җитәкчеләре тармак үсеше турында фикер алышу өчен җыелдылар. Утырышта шулай ук «АКИБАНК» ААҖ идарәсе рәисе Илдар Галәветдинов катнашты.

Очрашуны гадәттәгечә шәһәр мэры ачып җибәрде: «Яр Чаллы киң азык-төлек продукциясе линейкасына ия. Без республика базарында гына түгел, Россия базарында да зур уңышка ия. Безгә сезнең кәефегезне, хәзерге шартларда ничек эшләвегезне, планнарыгызны һәм тәкъдимнәрегезне белү мөһим. Мин барыгызны да диалогка чакырам», - диде мэр.

Базарга анализны икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләреннән башладылар. «Халык иписез калмаячак», - дип ышандырды «Челны-Хлеб» башкарма директоры Руслан Вафин. Ул билгеләп үткәнчә, предприятие җитештерү күләмен арттыра. Хәзерге вакытта аларны чималга – маргарин, май, шикәргә бәяләр арту борчый.

«Челны Холод» генераль директоры, «Мәктәп туклануы» компаниясе җитәкчесе Газильян Шакирҗанов хәбәр иткәнчә, укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итү бәясе ел ахырына кадәр күтәрелмәячәк.

«Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында балаларны биш тапкыр ашатабыз. «Агросила», «Челны-Хлеб», «Яр Чаллы икмәк продуктлары комбинаты» безне көн саен чимал белән тәэмин итә. Бүген кыенлыклар бар, әмма аларны җиңеп чыгабыз, чөнки шәһәрдә яхшы база бар. Шәһәр җитәкчелеге тарафыннан үз вакытында шуның кадәр объект төзелде: комбинат та, икмәк заводы да».

«Челны Холод» комбинаты куәтен ике тапкыр арттырды. Моны Моношәһәрләрне үстерү фонды ярдәме белән башкарып булды. Компаниягә 250 млн сум күләмендә процентсыз займ биргәннәр. Фонд акчалары хисабына туңдырманы вафля стаканчикларына һәм рожокларга фасовкалау һәм төргәкләү өчен җиһазлар сатып алынды.

«Туңдырма өлешендә, бездә җитештерү елына 20 мең тоннадан артык, запаслар һәр көнне 10% тәшкил итә, бу – 2000 тонна. Шуларның 20-30 проценты шәһәргә китә. Чимал белән тәэмин ителдек, сөт, май – җирле, Зәйдән шикәр алабыз, ярдәмче материаллар белән тәэмин ителдек, Без Белоруссия белән инде 15 ел эшлибез, алар безгә төргәк китерәләр. Запас частьләр буенча кайбер позицияләр бар, аларның хәл итү юлларын эзлибез», – диде Газильян Шакирҗанов.

«Агросила-Молоко» да сорау артуын билгеләп үтә. Чимал эшкәртү буенча Агросила сөт заводының җитештерү куәте тәүлеккә 160-180 тонна тәшкил итә. Билгеләп үтик, Татарстан Республикасы сөт продукциясе җитештерү буенча Россиядә беренче урында тора.

«Заказлар 30%ка артты. Төрү материалларын Украинадан ала идек, хәзер Кытайдан китерүне җайга салдык», - дип билгеләп үтте «Агросила» АҖ генераль директорының «Агросила-Молоко» эшчәнлеге мәсьәләләре буенча урынбасары Светлана Байрашева билгеләп үтте.

Наил Мәһдиев импортны алмаштыру максатларында эшмәкәрләргә Республика маркетинг үзәге мәйданчыгына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте.

Россиядә кош ите эшкәртү буенча иң эре комплексларның берсе «Агросила. Челны-МПК» ел нәтиҗәләре буенча 49 мең тонна күләмгә чыгарга планлаштыра. Узган ел предприятиедә 30 мең тонна продукция җитештерелгән.

«Булгарпиво» генераль директоры Руслан Якушев Яр Чаллы җитештерүчеләре исеменнән бәя кую мәсьәләсендә федераль челтәрләр белән хезмәттәшлек итү мәсьәләсен билгеләде: «Без төргәк, шикәр кыйммәтләнүдә гаепле түгел бит. Бүген аларга йогынты инструментлары юк, килешергә генә кала. Җирле җитештерүчеләр өчен дә республика дәрәҗәсендә дә ярдәм күрсәтелсен иде».

Шулай ук Руслан Якушев Мариупольдән вакытлыча күченүчеләрне эшкә урнаштыру әзерлеге турында да хәбәр итте.

Наил Мәһдиев Мариупольдән вакытлыча күченүчеләргә ярдәм итүдә бизнесның ролен билгеләп үтте һәм күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәтен белдерде.

«Яр Чаллы бизнесына рәхмәт. «Бросско» компаниясе, мәсәлән, балалар өчен бушлай мәктәп формасын тегәргә дигән карар кабул итте. Барлык балаларны да киендердек. Без барлык Мариупольдәге балаларны да, күп балалы гаиләләрдәге балалар һәм сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән беррәттән, мәктәптә бушлай ашату карарын кабул иттек. Бу максатларга зур финанс чаралары бүлеп бирелә. Сезнең эш белән тәэмин итүегез аларның гаилә бюджетына яхшы ярдәм булачак», - диде мэр.

Җомга, 8 апрель 2022, 20:27