Шимбә, 23 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда чокырларны ямау эше башланды. Бүген «Автомобиль юллары предприятиесе» МУП бригадасы Хәсән Туфан проспектында эшли.

«Иртәгә ике бригада чыгачак. Шәһәрнең чокырлар булган бөтен территориясе ремонтланачак. Башта төп проспектлар буенча: Хәсән Туфан, Вахитов урамнары, аннары "Халык контроле"ндә күрсәтелгән участокларда: Көнбатыш урамы, Тукай исемендәге яр буенда эшләячәкбез. Алга таба җирле юллар буйлап узачакбыз», – дип аңлатты «Автомобиль юллары предприятиесе» МУП участок мастеры Динар Идиятуллин.

Башта трактор чокыр урнашкан асфальт-бетон өслеген фрезерлый, кайбер участокларда асфальтны чүкеч белән чукыйлар. Чокырның өслеге һава өрдергеч ярдәмендә чистартыла һәм киптерелә, аннары асфальт-бетон катнашмасы салына һәм аны кул шугалагы белән тигезлиләр.


Быел "Юл-урам челтәрен ремонтлау" республика программасы буенча Яр Чаллыда Тынычлык проспектыннан Чулман проспектына кадәрге участокта Халыклар Дуслыгы проспектын, Халыклар Дуслыгы проспектыннан Академик Королев урамына кадәрге  участокта Шамил Усманов урамын төзекләндерү, социаль әһәмияткә ия объектларга керү юлларын ремонтлау, квартал эчендәге юлларны һәм тротуарларны ремонтлау планлаштырыла.

Дүшәмбе, 11 апрель 2022, 14:58