Дүшәмбе, 25 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев эш визиты белән Таттелекомда булды, Яр Чаллы йортларында IP-домофоннар урнаштыру программасын гамәлгә ашыру белән танышты.

Исегезгә төшерәбез, Башкарма комитет белән Яр Чаллы ЗУЭСы арасында имзаланган килешү кысаларында быел гына да шәһәрдә 3,5 мең IP-домофон урнаштыру планлаштырыла. Проект инвестицияләре – 200 миллион сумнан артык, барлыгы 7 мең панель урнаштырылачак.

Яр Чаллы ЗУЭСы директоры Илдар Нургалиев мондый домофоннар ярдәмендә күп кенә мәсьәләләрне хәл итеп була дип билгеләп үтте. Беренчедән, кулланучылар видеокамералардан архивка керә алачак, «Имин шәһәр» программасы белән элемтә бар, панельләрдә ашыгыч хезмәткә шалтырату өчен кнопка да каралган. Домофоннар паркын һәм цифрлы платформаны яңарту 2-3 ел дәвам итәчәк. Бу яңарту Россиядә цифрлаштыру елы кысаларында һәм чаллылылар өчен бушлай уза. Хәзерге вакытта белгечләр мөстәкыйль рәвештә план буенча яңа панельләр урнаштыралар, чаллылылар шулай ук җыелыш үткәрә алалар, һәм, домофон урнаштыру турында уңай карар кабул ителгән очракта, домофон урнаштыруга гариза бирә алалар.

Якын арага бурычлар: шәһәрнең Бердәм дежур диспетчерлык хезмәтенә керү мөмкинлеген бирү, халык өчен ачкычлар әзерләүне киңәйтү, панельләр кую санын аена 500гә җиткерү. «Апрель аенда 240ны урнаштырдык, июль аена 500гә җитәргә тиеш. Бөтен филиал, инженерлардан алып проектлаучыларга кадәр, бу проект белән шөгыльләнә. Март аен план буенча 120 белән төгәлләдек», - дип хәбәр итте мэрга Илдар Нургалиев.

Шәһәр мэры проектның тормышка ашу кирәклеген билгеләп үтте. «Бу система ярдәмендә кешеләр өчен җәмәгать куркынычсызлыгы дәрәҗәсе артачак, болар барысы да 24 сәгать атнага 7 көн эшләячәк, - дип билгеләп үтте ул. - Мондый проектлар илдә бик аз гамәлгә ашырыла. Өстәвенә, домофоннарның максималь саны Шәһәр инфраструктурасын төзекләндерү дирекциясе өстендә, бу яңа техник карарларны гамәлгә ашырырга – түләүләрне кабул итәргә, видеокүзәтү алып барырга, идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирәчәк».

«Таттелеком» ААҖ генераль директоры Айрат Нуретдинов барлык техник эшләрнең график буенча баруын, артта калулар булмавын хәбәр итте. «Мондый домофон урнаштыру нәтиҗәсендә бөтен ишегалды күренә, милекнең иминлеген теркәп була. Халыкка үзгәрешләрне тоярга мөмкинлек бирәбез, муниципалитет белән функционалны арттырырга планлаштырабыз, мәсәлән, трубканы радиооточка буларак куллану мөмкинлеге».

Сишәмбе, 12 апрель 2022, 15:01