Шимбә, 23 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Конкурс яшьләр белән эшләү өлкәсендәге казанышларны күрсәтү мәйданчыгы булып тора һәм Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү стратегиясен билгели, Яр Чаллы шәһәрендә яшьләр сәясәтен инновацион үстерүгә һәм модернизацияләүгә, тармакның профессиональ компетентлыгын һәм кадрлар потенциалын формалаштыру юлы белән яшьләр белән эшләүнең сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәсенә ирешүгә юнәлдерелгән.

 Катнашучылар сынау уздылар: РФ һәм ТР Дәүләт яшьләр сәясәтен белү буенча тест, портфолио конкурсы һәм эшлекле рольле уен.

 Конкурсның финалы 12 апрельдә «Шатлык» яшьләр үзәгендә узды, анда катнашучылар «Үзпрезентация» һәм «Авторлык проектын яки программасын яклау» конкурс сынауларын уздылар.

Финалда катнашучыларны һәм кунакларны Башкарма комитетның яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Ләйсән Видинеева сәламләде.

 Барлык сынаулар нәтиҗәләре буенча түбәндәге номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде:

«Яшьләр сәясәте өлкәсендә иң яхшы яшь хезмәткәр» (катнашучының яше 35 яшькә кадәр, эш стажы өч елдан да артмаган);

1 урын – Глушкова Ксения – «Нур» яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече;

2 урын – Анастасия Грязнова – «Яшүсмер» яшәү урыны буенча яшьләр (яшүсмерләр) клублары үзәге»нең  яшьләр белән эшләү буенча белгече;

3 урын – Дарья Сафиуллина – «Заман» яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече.

«Яшьләр сәясәте өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» номинациясендә җиңү яулады:

1 урын – Надежда Байдакова – «Яшүсмер» яшәү урыны буенча яшьләр (яшүсмерләр) клублары үзәге»нең  яшьләр белән эшләү буенча белгече;

2 урын – Әдилә Бычкова – «Яшүсмер» яшәү урыны буенча яшьләр (яшүсмерләр) клублары үзәге»нең  яшьләр белән эшләү буенча белгече;

3 урын – Зөһрә Зарипова – «Яшүсмер» яшәү урыны буенча яшьләр (яшүсмерләр) клублары үзәге»нең  яшьләр белән эшләү буенча белгече;

Яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык буенча шәһәр конкурсын оештыручылар – Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү идарәсе һәм «Заман» яшьләр үзәге. 

Чәршәмбе, 13 апрель 2022, 13:42