Мы в социальных сетях

Башкарма комитет узган елда Яр Чаллы бюджеты үтәлеше турында хисап тотты. Шәһәр Советы утырышында әлеге доклад белән финанс идарәсе башлыгы Светлана Мулюкова чыгыш ясады.

Спикер хәбәр иткәнчә, 2021 елда шәһәр бюджеты керемнәре 12 млрд 905 млн сум тәшкил иткән, шул исәптән үз керемнәре буенча – 6 млрд 399 млн сум, бюджетара трансфертлар буенча – 6 млрд 506 млн сум.

Керемнәр 2020 ел дәрәҗәсенә карата 27%ка яисә 2 млрд 751 млн сумга үсеш белән үтәлгән. Бюджетара трансфертларның үсеше 1 млрд 484 млн сум тәшкил итә, үз керемнәрең үсеше 1 млрд 267 млн сум. 2021 елда салым һәм салым булмаган керемнәр буенча пландагы билгеләнешләр 109%ка үтәлгән. Ел нәтиҗәләре буенча, үз керемнәр буенча алдан расланган план 1 млрд 319 млн сумга үтәлгән.

«Нигездә, керемнәрнең артуы физик затлар кеременә салым арту, милек керемнәренең артуы, патентлы салым салуның гадиләштерелгән системасы белән бәйле», - дип аңлатты Светлана Мулюкова.

2021 елда шәһәр бюджетының чыгым өлешен үтәү 12 млрд 646 млн сум тәшкил иткән. Чыгымнарның төп өлеше – 63% икътисади структурада хезмәт хакы түләүгә туры килә; 12% – торак-коммуналь хуҗалык һәм милли сәясәткә; 10% – коммуналь хезмәтләр өчен һәм муниципаль учреждениеләр мөлкәтен карап тотуга туры килә; 5% - мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә балаларны тукландыруны оештыруга, ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны тәрбиягә алган гаиләләргә бирелгән ата - ана түләвенең компенсация түләүләрен һәм айлык түләүләрне финанслауга; 10% – муниципаль учреждениеләрнең башка чыгымнары.

Шәһәр бюджеты елдан-ел социаль юнәлешле, ягъни социаль йөкләмәләрне үтәүгә юнәлдерелгән булып кала бирә.

«2021 ел бюджеты үтәлешенә йомгак ясап, керемнәр буенча планлы билгеләнешләр үтәлде һәм арттырып үтәлде, барлык кабул ителгән чыгым йөкләмәләре тулы күләмдә үтәлде. Шулай итеп, 2021 елда шәһәр бюджеты параметрлары түбәндәгечә: керемнәр буенча 12 млрд 904 млн 747 мең сум, чыгымнар буенча 12 млрд 646 млн 75 мең сум. Шәһәр Уставы нигезендә әлеге карар проектын раславыгызны сорыйм», - диде финанс идарәсе башлыгы.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев, үз чиратында, әлеге мәсьәләнең элегрәк Шәһәр Советының даими комиссияләренең уртак утырышында каралуын искә төшерде. Моннан тыш, проект халык алдында тыңлауларда каралды. «Депутатларда гына түгел, һәр кызыксынган гражданның да керем һәм чыгым өлешенә кагылышлы теләсә нинди сорау бирү мөмкинлеге бар иде.  Без барлык мәсьәләләрне дә ачыктан-ачык сөйләшергә тырышабыз: бюджет проектын да, бюджет үтәлешен дә – бернинди серләр дә юк.

2021 елда бюджет яхшы үтәлде. 2022 ел нәтиҗәләре буенча да пландагы барлык бурычларны да үтәргә омтылырга кирәк», - диде ул.

Депутатлар корпусы шәһәр бюджетының үтәлешен хуплады.

Моннан тыш, депутатлар шәһәр территориясен төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча ачык тыңлаулар үткәрү датасын билгеләде. Алар 11 майда 14:00 сәгатьтә мэриянең 400 нче залында узачак.

Чәршәмбе, 13 апрель 2022, 15:18