2022 елда Яр Чаллыда социаль һәм инженерлык инфраструктурасын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча 20 федераль һәм республика программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Капиталь ремонт программасына шәһәрнең социаль учреждениеләре дә кертелгән.
Шулай итеп, быел «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют төзекләндерелә. Объектның әзерлеге – 70%. Биредә керү төркеменең бизәкләү эшләре тәмамланып килә, брусчатка һәм периллалар урнаштырыла. Халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен пандуслар җиһазландыру буенча эшләр алып барыла.

Яр Чаллы картлар һәм инвалидлар өчен интернат йортындада капиталь ремонт үткәрелә. Объектта ашханә, душ, кер юу бүлмәләрендә кафель җәю, яшәү бүлмәләрендә бизәкләү эшләре тәмамланып килә. Бүгенге көнгә планның гомуми үтәлеше – 73%.

Әзерлекнең югары дәрәҗәсендә – 84% – «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге Төзүчеләр түбә ябу эшләрен төгәлли.
«Диалог» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге 41 процентка әзер. Сүтү эшләре, идәнгә бетон җәю төгәлләнде. Бина эчендә бизәкләү эшләре, электр белән тәэмин итү челтәрләрен алыштыру эшләре бара.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 15 апрель 2022, 08:09