Яр Чаллыда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам кабул ителүенә 1100 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Ул Аяз Гыйләҗев исемендәге татар драма театрында оештырылды.
Тантана Коръән уку һәм Әхмәд ибн Фадлан очерклары мотивлары буенча «Без тарихта эзлебез» пьесасын тәкъдим итү белән башланып китте.

Дини бәйрәмнең кунаклары – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов, Яр Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин.

«Бу бөек бәйрәм, Татарстан мөселманнары ислам дөньясының мөһим өлеше булып тора. Без ил җитәкчелегенә әлеге истәлекле датаны федераль дәрәҗәдә билгеләп үтүләре өчен рәхмәтлебез. Яр Чаллы, безнең республика кебек үк, күпмилләтле территория булып тора, монда 80нән артык милләт вәкиле дус һәм тату яши. Бу көннәрдә кылган догаларыбыз, укыган вәгазьләребез кабул булсын»,- дип теләде Фәрид Салахов.

Дин тотучылар "Ихлас" мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Сәүбәновның вәгазьләрен тыңлады.

Чараны «Зиннәт» гаилә үзәге каршындагы «Нур» балалар ансамбле башкаруындагы «Рамазан», «Елмаю садака» музыкаль номерлары бизәде.

Татар драма театры актерлары – Марсель Мөсәвиров, Руслан Әюпов, Винера Фәйзуллина «Сөй гомерне» (Г.Тукай шигырьләре буенча) әсәре белән чыгыш ясадылар, җырчы Илнур Гомәров «Болгар илем» композициясен башкарды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 16 апрель 2022, 11:12



