Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 11 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген шәһәрнең барлык районнарында да «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру буенча очрашулар узды. Әлеге чара һәркем өчен дә актуаль булды: быел ишегалларын яңарту планлаштырылган, ишегалды төзекләндерелгән яисә программага кермәгәннәр өчен. Халыкка ишегалды территорияләрен төзекләндерү барышында башкарыла торган эш төрләре турында сөйләделәр.

Беренче булып очрашу Комсомол районында 10:00 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният сараенда узды.

Үзәк районында яшәүчеләр «НУР» яшьләр үзәгендә 12:30 сәгатьтә очраштылар.

Автозавод районында 77 нче гимназиядә программа барышы турында фикер алышырга 47, 50, 53, 54 комплекс халкы, территориаль иҗтимагый үзидарә, идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәте вәкилләре җыелды.

Исегезгә төшерәбез, быел Яр Чаллыда 119 ишегалды төзекләндереләчәк.

Шимбә, 16 апрель 2022, 16:00