Шимбә, 23 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Санитар-экологик икеайлык кысаларында 16 апрельдә районнар хакимияте территориясендә шәһәр территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча өмә үткәрелде, анда 1665 кеше катнашты.

Өмә барышында Комсомол районы хакимияте хезмәткәрләре Саначин исемендәге яр буен, шул исәптән Чаллы елгасының яр буен чистарту буенча эшләр оештырдылар. 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары К. Тинчурин бульварында тырмалау һәм чистарту эшләре оештырылды, ә 11 нче урта мәктәп укучылары 32 нче комплекс территориясендә, трамвай подстанциясе районында, 10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Түбән Кама ГЭСы Стеласы янын җыештырдылар. 20 нче урта мәктәп һәм 12 нче урта мәктәп укучылары "Горзеленхоз" ААҖ һәм ТИҮ активы белән берлектә М. Җәлил исемендәге скверда чүп-чар җыю һәм тырмалау эшләре башкарылды. 

Л. Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы студентлары Сидоровка паркын, Яр Чаллды дәүләт педагогика университеты студентлары М. Бибишев паркын тәртипкә китерделәр. «ТИСБИ» Яр Чаллы филиалы студентлары «Горзеленхоз» ААҖ, «Парковый» ТИҮ хезмәткәрләре белән берлектә ГЭС поселогының 1 комплексында санкцияләнмәгән чүплекне бетерделәр.

«Жилкомсервис» ПКФ ҖЧҖ коллективы «Литературный дворик»да җыештыру оештырдылар, ә «Вилюй» ҖЧҖ Сарман таркты буенча чүп-чар җыюны башкардылар. Комсомол районы буенча барлыгы 672 кеше катнашты.

Үзәк районы хакимияте хезмәткәрләре 13 нче мәктәпнең 25 укучысы белән Энтузиастлар бульвары янындагы территорияне чистартуда, шулай ук 46 нчы урта мәктәп укучылары белән берлектә «Сити Молл» сәүдә үзәге каршындагы 12 комплекста скверны чистартуда катнаштылар. Анда хакимиятнең 10 хезмәткәре һәм 46 нчы мәктәпнең 30 укучысы катнашты.

«Мәхәллә» ИК ҖЧҖ өмә кысаларында 40/04 һәм 40/06 йортлары ишегалларында, шулай ук 39 комплекста мәчет янында һәм 41/03 һәм 41/13 йортлар арасындагы скверда территорияне чистарттылар. «Энтузиаст» ҖЧҖ идарәче компаниясе 3/14, 3/12, 1/14, 1/15, 3/09, 18/12 торак йортларның ишегалларында өмә оештырды  

30 кешедән торган Яр Чаллы сәүдә-технология техникумы студентлары «Горзеленхоз» ААҖ белән берлектә Мәскәү проспекты буенча Беляев проспекты тукталышыннан «Янгынчылар депосы»на кадәр территорияне чүп-чардан чистарттылар. Үзәк районы буенча өмәдә 545 кеше катнашты.

Автозавод районы территориясендә 63, 64, 65 комплексларында яшәүчеләр 10 кеше составындагы ТИҮ һәм «Горзеленхоз» ААҖ хезмәткәрләре Залесный проспекты, Әпсәләмов урамы, В.Поляков урамы, Җиңүнең 40 еллыгы урамнарындагы газоннарны санитар чистартуда катнаштылар. 9,5 куб.м. көнкүреш һәм үсемлек калдыклары җыелган һәм түгелгән.

32, 33, 37, 40, 48, 52, 55 нче мәктәп укучылары мәктәп яны территорияләрен җыештыруда катнаштылар.

23  нче мәктәп укучылары Ш.Усманов урамын 47 комплекс ягыннан санитар чистарттылар. Район буенча барлыгы 448 кеше катнашты.

Язгы икеайлык кысаларында «Челныстройремонт» ИО ҖЧҖ йорт яны территорияләреннән 4,160 тонна шина, «Мәхәллә» ИК ҖЧҖ территориясеннән 1,180 тонна шина чыгарылды. Агымдагы атна эчендә барлыгы 5,340 тонна шина утильләштерүгә тапшырылды.  

Барлыгы 15 көн эчендә 129,13 гектар территорияне чүп-чардан чистарттылар, 4269 кеше катнашты.

Шимбә, 16 апрель 2022, 13:28