30 апрельдә Яр Чаллыда «Хәтер бакчасы» дигән Халыкара табигать саклау акциясе узачак. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте.
«Хәтер бакчасы» акциясе барышында Татарстанда барлыгы 1 млн агач үсентесе утыртылачак. Яр Чаллыда бу язда 5 мең агач һәм куак утырту планлаштырыла.
Ел саен акция кысаларында Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнар истәлегенә һәм Ватаныбызның данын һәм абруен яклаган солдатларга багышлап агачлар утыртыла.
Яр Чаллыда «Хәтер бакчасы»на Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 2020 елда нигез салдылар. Акция кысаларында Җиңү паркында 75 җиләк-җимеш агачы: алмагач, груша, миләш утыртылды.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе Россиянең бөтен территориясендә 18 марттан 22 июньгә кадәр узачак. Россия Федерациясе субъектларында Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәр кеше истәлегенә 27 млн үсенте утыртылыр дип планлаштырыла.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 4 апрель 2022, 09:35



