Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллыда Җирле үзидарә көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәм чарасы шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашында Тантаналар сараенда узды.

Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, ярты миллионлы шәһәрнең иминлеге җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең белемнәреннән һәм осталыкларыннан, аларның җаваплылыгыннан һәм инициативасыннан, компетентлыгыннан һәм профессионализмыннан тора.

«Хөрмәтле хезмәттәшләр! Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, республика Хөкүмәте һәм шәһәр җитәкчелеге исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Бүген теләсә кайсы шәһәр яки авыл җирлеге тормышын җирле хакимияттән башка күз алдына да китереп булмый. Озак еллар җирле хакимият органнарында эшләгән һәркем көн саен никадәр күп тормыш өчен мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә туры килүен белә.

Ярты миллионлы шәһәр тормышы – безнең алда торган бурычларны вакытында һәм сыйфатлы хәл итүгә бәйле. Бу юлларны ремонтлау да, сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре дә, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм күрсәтү һәм башкалар. Без шөгыльләнә торган эшләрнең барысын да санап чыгу өчен вакыт җитмәячәк. Яр Чаллы – Татарстанның иң яхшы муниципалитетларының берсе. Күп кенә социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча без лидерлык позицияләрендә торабыз. Әлеге хезмәт нәтиҗәләре артында – Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең квалификацияле намуслы командасы», - диде Наил Мәһдиев һәм катнашучыларга башкарган эшләре өчен рәхмәтен белдерде.

2021 елгы эш нәтиҗәләре буенча муниципаль хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм дәүләт финанс тикшерүе өлкәсен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән «Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең Контроль-хисап палатасы» муниципаль казна учреждениесе рәисе Татьяна Шливе бүләкләнде.

«Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карамагындагы гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе» муниципаль казна учреждениесе баш белгече Ландыш Хафизова Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән Башкарма комитетның эш кәгазьләрен алып бару идарәсенең эш кәгазьләрен алып бару бүлеге баш белгече Эльвира Сөләйманова һәм Башкарма комитетның персонал белән эшләү һәм муниципаль хезмәт идарәсенең кадралар бүлеге башлыгы Лилия Якушева бүләкләнделәр.

Моннан тыш, шәһәр мэрының Мактау грамоталары, шәһәр мэрының Рәхмәт хатлары, шәһәр Башкарма комитетының Рәхмәт хатлары, шулай ук «Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәре» конкурсында җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды. 

Пәнҗешәмбе, 21 апрель 2022, 18:41