Якшәмбе, 24 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы аша «Zа мир без нацизма!» бөтенроссия беренче май профсоюз автойөреше узды. Ул беренче май чаралары кысаларында Россия бәйсез профсоюз федерациясе тарафыннан оештырыла.

Автойөреш Хабаровск, Пятигорск, Ростов-на-Дону, Санкт-Петербург һәм Тула шәһәрләреннән старт алды. Автоколонналар бик күп шәһәрләр аша узачак һәм Мәскәүгә 1 майга барып җитәчәк, анда алар шәһәрнең Кызыл мәйданында очрашачак. Ә 9 майда колонна Волгоградка барып җитәчәк, анда Мамай курганында Җиңү көненә багышланган масштаблы чаралар узачак.

Автойөрештә катнашучылар Яр Чаллыда «Ватан-ана» мемориаль комплексы территориясендәге Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

Чәчәкләр салганнан соң алар солдат боткасыннан авыз иттеләр һәм янә юлга чыктылар.

Пәнҗешәмбе, 28 апрель 2022, 08:20