Шәһәрнең Ф.Табиев исемендәге яр буенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган традицион шәһәр җиңел атлетика эстафетасы узды.
Чарада мәктәп укучылары, шәһәр оешмалары командалары, спорт клублары, коммерцияле булмаган оешмалар катнашты. Танылган чемпион Гөлнара Сәмитова-Галкина барлык катнашучыларны җәйге спорт сезоны ачылуы белән котлады.
«Барыгызга да сәламәтлек, алдагы бәйрәмнәрне актив уздыруыгызны телим», – диде ул.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 29 апрель 2022, 15:54