Хәтер көне кысаларында ябык һәм гамәлдәге шәһәр зиратларын чистарту эшләре башкарылды.
Комсомол районы территориясендә ГЭС, Элеватор тавы поселокларында һәм 32 комплекста урнашкан зиратларны чистарту буенча чаралар узды.
«32 комплекс», «Балкыш», «Үзәк» ТИҮ рәисләре, Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия, 11, 56, 20 мәктәпләр укучылары көче белән 32 комплекста һәм Студентлар районында урнашкан зиратлар тирәсе чүп-чардан һәм ботаклардан арындырылды.
Хәтер көнендә Элеватор тавындагы зиратны чүп-чардан җыештыруны «Кызыл Тау» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе һәм «КОМ» предприятиесе хезмәткәрләре оештырды.
Зиратларны һәм янәшәдәге территорияләрне чүп-чардан чистарту буенча эшләр башкарылды. Зиратларны чистарту буенча чараларда барлыгы 95 кеше катнашты.
Автозавод районы хакимияте хезмәткәрләре 51 комплекста Боровецкий зираты территориясендә Хәтер көне үткәрделәр. 26, 24, 51, 48, 50, 46 комлекслар ТИҮ активы, 55 нче мәктәп укучылары, Боровецкий поселогында яшәүчеләр һәм «Автозавод», «Камстройсервис», «Челныстройремонт», «Паритет» идарәче компанияләре хезмәткәрләре катнашты. Агач һәм куакларны кисү, чүп-чар җыештыру эшләре башкарылды. Барлыгы 39 кеше катнашты.
Гамәлдәге зиратта җирләү урыннарын чистарту өчен инвентарь әзерләнде: 163 көрәк, 83 тырма, 470 капчык, 35 сәнәк.
Зиратларга төп проспектлар буенча җәмәгать транспорты – зур сыйдырышлы автобуслар йөрде.
Шәһәр зиратларын чистарту һәм төзекләндерү эшләренә барлыгы 6 берәмлек техника, 95 мәктәп укучысы, 5 200дән артык кеше җәлеп ителгән, 370 куб.м чүп-чар һәм үсемлек калдыклары җыелган.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 30 апрель 2022, 13:39