Пәнҗешәмбе, 31 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Солдат боткасы совет солдатларының үлемсез батырлыгын искә алуның тагын бер символы булып тора. Яр Чаллыда инде икенче ел солдат боткасы белән кыр кухнясы оештырыла.

Быел бәйрәмне 4/21 ишегалдында Гренада ТИҮ оештырды.

Бәйрәм кунаклары өчен концерт программасы тәкъдим ителде. «Визит» джаз оркестры чарага старт бирде, аннары бәйрәм кунаклары 102 балалар бакчасы һәм «КАСКАД» кадетлар бүлекчәсе катнашында 18 мәктәп чыгышлары белән ләззәтләнделәр, тантаналы өлеш күккә 20 күгәрчен очырту белән тәмамланды.

Ветераннарны Җиңү көне белән котладылар, шулай ук төп солдат ризыгы белән сыйладылар. Алар тәмле боткадан авыз итеп кенә калмыйча, дустанә шартларда да аралаша алдылар.

Татарстанның Җиңү волонтерлары: «Медиасфера» Яр Чаллы, «Инициаторы твоего детства» балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмасы ботканы таратырга булыштылар, шулай ук бәйрәм кунакларына Георгий тасмаларын бүләк иттеләр.  

Барлыгы 50 литрдан артык чәй һәм солдат боткасы әзерләнгән иде, аны Шәһәр Советы депутаты Әхәт Галәүтдинов пешерде.

Шулай ук Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов, Үзәк районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алексей Тарабукин, «Электротехниклар» идарәче компаниясе генераль директоры урынбасары Самат Нуруллин да бәйрәмнең дәрәҗәле кунаклары булдылар.

Чараның иганәчеләре – Шәһәр Советы депутатлары Әхәт Галәүтдинов, Эдуард Фәттахов, «Электротехниклар» идарәче компаниясе, Миндарова шәхси эшмәкәр, «Стамбул» кафесы, «Ценопад» кибете, «Гренада 4/5» ТИҮ.

Пәнҗешәмбе, 5 май 2022, 09:08