Екатеринбургта ерак дистанцияләргә ату буенча V Евроазия чемпионатының II сайлап алу матчында чаллылылар да җиңүчеләр арасында булды. Бу ерак дистанцияләргә ату буенча V Евроазия чемпионаты кысаларында сайлап алу туры, беренче сайлап алу матчы алданрак Төмәндә узды, өченчесе якындагы айларда Чиләбедә узачак.
Мәскәү, Саратов, Комсомольск-на-Амуре, Горно-Алтайск, Киров, Якутск һәм Россиянең башка шәһәрләреннән килгән катнашучылар – барлыгы 50дән артык спортчы бу көннәрдә Урал башкаласына ату төгәллеге буенча ярышырга һәм елның төп турнирына – ерак дистанцияләргә ату буенча V Евроазия чемпионатына эләгү өчен кирәкле баллар җыю өчен килде .
Киеренке ярышларның икенче көне ахырында сайлап алу этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Иң яхшы атучылар биш номинациядә билгеләнде: «Ачык», «Завод винтовкасы», «Ветераннар», «Хәрбиләр», «Divisionlimited».
Саратовтан Камил Аблязов, Яр Чаллыдан Максим Пряничников һәм Рославльдә яшәүче Дмитрий Нефедов мактау пьедесталында «Ачык» номинациясендә урыннарны бүлештеләр. «Divisionlimited» номинациясендә Яр Чаллыдан Игорь Краснов, Екатеринбургтан Дмитрий Комков һәм Егорьевскидан Алексей Старцев призлы урыннарга лаек булдылар.
Оештыручылар һәм дәрәҗәле кунаклар кулыннан истәлекле медальләр һәм дипломнар алудан тыш, җиңүчеләр елның төп турнирына – ерак дистанцияләргә ату буенча V Евроазия чемпионатына эләгү мөмкинлегенә ирештеләр. Традицион рәвештә Екатеринбургта үткәрелә торган ярышлар безнең илдә иң зур ату турниры булып тора. Узган ел ул Россия Федерациясенең 50дән артык субъектыннан 98 атучыны җыйды, бу заманча снайпинг өчен үзенә күрә рекорд булып тора.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 5 май 2022, 10:57