Мы в социальных сетях

Бүген Үзәк районы хакимияте «Электротранспорт» белән берлектә, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган чаралар кысаларында, гадәттәгечә, "Голубой трамвай - навстречу Победе" акциясен оештырды. Чарада "Подснежник" ветераннар хоры һәм 46 нчы мәктәп тимурчылары катнашты.

Трамвай тукталышларында ветераннар яраткан җырларын башкардылар, ә тимурчылар Георгий тасмалары тараттылар. 

Пәнҗешәмбе, 5 май 2022, 13:06