Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Георгий тасмасы-2022» халыкара акциясе дәвам итә.

Акция бөтен Россия буйлап 9 майга кадәр уза.

Акция узган көннәрдә иҗтимагый оешмалар активистлары, яшьләр оешмалары хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре һәм башкалар Георгий тасмаларын үтеп баручыларга таратачаклар һәм аны дөрес куллану турында сөйләячәкләр.

Бүген акциядә Шәһәр студентлар советы активистлары, Педагогика көллияте һәм КИУ студентлары катнашты. Алар зур энтузиазм белән хәтер билгесен үтеп баручыларга беркеттеләр.

Акция дәвам итә:

6 май, 16:00, «Нур» яшьләр үзәге МБУ – Җиңү көненә багышланган әдәби-музыкаль очрашу;

6 май, 17:00, «Театр» паркы – «Яшь галимнәр» яшьләр берләшмәсе катнашында акция;

7 май, 16:00, 110 Универсамы – «Фиолетовый НЕ ОН» Балалар һәм яшьләр иҗади иҗтимагый оешмасы катнашында акция;

9 май 11:30-14:00, Энтузиастлар бульвары – «Фиолетовый НЕ ОН» Балалар һәм яшьләр иҗади иҗтимагый оешмасы катнашында акция;

9 май, 08:00-12:00, «Ватан-ана» мемориаль комплексы – «Атмосфера» яшьләр берләшмәсе һәм Шәһәр студентлар советы катнашында парадта катнашучыларга һәм ветераннарга Георгий тасмаларын тарату.

Пәнҗешәмбе, 5 май 2022, 13:45