Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 11 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Бүген Автозавод районында Боровецкий бульварында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Мәңгелек хәтергә лаек» дигән тантаналы чара узды. Чара Боровецкийдан киткән һәм үз гомерләрен Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен сарыф иткән сугышчылар хөрмәтенә 2011 елда куелган Дан Обелискына веноклар салудан башланды. 

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы хөрмәтенә Яр Чаллы шәһәре хакимияте исеменнән венокларны салдылар: Шәһәр Советы депутатлары Владислав Гаврилов, Вадим Матюшин, Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов, Автозавод районы Ветераннар советы рәисе Любовь Ходаковская һәм Яр Чаллы шәһәренең Үзәк һәм Автозавод районнары буенча хәрби комиссар урынбасары, подполковник Илһам Шәмсетдинов, Бөек Ватан сугышы ветераннары.

Бульварда «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе узды. Георгий тасмаларын ветераннарга, шәһәр халкына һәм кунакларга өләштеләр.

Чарада шулай ук мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар, студентлар, кадетлар һәм укучылар, Яр Чаллы шәһәре халкы һәм кунаклары катнашты.

Тантанада катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, Дан обелискына чәчәкләр салдылар.

Җомга, 6 май 2022, 11:33