Дүшәмбе, 17 июнь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр буе паркы мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Җиңү өчен!» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша узды. Чарада гомуми белем бирү һәм кадет мәктәпләре укучылары, студентлар һәм шәһәрнең иҗат коллективлары  – барлыгы 2 650 кеше катнашты.

Чарада катнашучыларны Җиңү көне белән Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев котлады: «Бу бәйрәм безне Ватанга мәхәббәт, халкыбызның изге батырлыгы өчен горурлык, туганнарны һәм якыннарны югалту авырлыклары белән берләштерә. Бу көн барыбызга да кадерле – анда һәр гаилә тарихының бер өлеше. Бүген без фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре, концлагерь тоткыннары, толлар, сугыш чоры балалары батырлыгы алдында баш иябез. Югалтулар һәм газаплар аша узуга карамастан, алар гаҗәеп рух көче үрнәге күрсәтеп, фашизмны җиңеп чыктылар.

Яр Чаллы фронттан ерак булган. Әмма безнең кешеләребез Бөек Җиңүгә үз өлешләрен кертү өчен бөтен көчләрен куйганнар.  Яр Чаллыдан 14 мең якташыбыз фронтка киткән. Күрсәткән батырлыклары өчен 3 меңгә якын якташыбыз хәрби медальләр һәм орденнар белән бүләкләнгән.

Без сезнең белән горурланабыз! Сезнең батырлыгыгыз һәр кешенең йөрәгендә мәңгегә саклансын һәм балаларга, оныкларга тапшырылсын өчен барысын да эшләячәкбез. Бөек Җиңү турында изге хәтирәләрне саклау, яшьләрне илебезнең үткәне мисалында тәрбияләү – һәрберебезнең намус эше».

Котлаулардан соң, гадәттәгечә, Чаллы халкы һәм шәһәр кунаклары бергәләп бөек бәйрәмнең алыштыргысыз символы булган «Җиңү көне» җырын башкардылар.

18:55 сәгатьтә чаллылылар «Бер минутлык тынлык» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар һәм фашизмга каршы көрәштә һәлак булганнарны искә алдылар.

Дүшәмбе, 9 май 2022, 20:09