Якшәмбе, 24 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

12 майда «Радость воспитания. Современные подходы к воспитанию: опыт, технологии, перспективы» дип исемләнгән темага төбәк педагогик укулар узачак.

Чаллылылар 12 майда 9:00дә «Шатлык» яшьләр үзәгенә педагогик укуларның тантаналы ачылышына чакырыла.

Чарада Казан, Түбән Кама, Минзәлә, Алабуга, Әгерҗе, Яр Чаллы укытучылары катнашачак. Укуларның хөрмәтле кунагы – Юлия Подкохо, «Взмах» башлангыч мәктәбе җитәкчесе, «Академии Бережного Воспитания»гә нигез салучы, гуманлы педагогика укытучысы (Санкт-Петербург шәһәре).

Мастер-класслар, педагогик идеяләр фейерверклары, түгәрәк өстәлләр үткәрү каралган.

Укуларны оештыручылар – 36 нчы инновацион технологияләр лицее, «Яр Чаллы шәһәрендә гуманлы педагогика үзәге» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының региональ бүлекчәсе.

Чәршәмбе, 11 май 2022, 16:45