12 майда Бөтендөнья шәфкать туташы көне билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, Яр Чаллының 7 нче поликлиникасының өлкән шәфкать туташлары «Ак йөрәк» дигән исем астында бәйрәм флешмобын үткәрделәр.
Шәфкать туташы көне ак йөрәк белән ассоциацияләнә. Бу эшкә һәм пациентларга тугрылык символы. Ак йөрәк, шулай ук, бөтен дөньядагы шәфкать туташларын берләштерү билгесе булып тора.
Россиядә 1992 елдан башлап «Россия шәфкать туташлары ассоциациясе» (РАМС) иҗтимагый оешмасы актив эшли. Аның әгъзалары – РФнең 45 субъектыннан шәфкать туташлары, акушерлар, фельдшерлар, лаборантлар. Ассоциация кысаларында фтизиатрия, операция эше, анестезиология һәм реаниматология, психиатрия, дәвалау эше кебек 16 юнәлештә практиканы камилләштерү буенча эшчәнлекне үстерүче махсус секцияләр булдырылган.
Россия шәфкать туташлары ассоциациясе – рәсми халыкара танылу алган бердәнбер профессиональ шәфкать туташы оешмасы. 2005 елдан башлап Ассоциация Халыкара шәфкать туташлары советы составына, 1998 елдан башлап милли шәфкать туташлары һәм акушерлык Ассоциацияләренең Европа форумы составына керә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 12 май 2022, 10:26