Дүшәмбе, 23 декабрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев 69 комплекста булды, анда шәһәрдәге иң зур, 1501 урынга исәпләнгән, мәктәп төзелә. 2 млрд. сумнан артык бәялек объектны төзү белән Илнар Гайсин җитәкчелегендәге «Евростиль» компаниясе шөгыльләнә. Бу инде Яр Чаллы шәһәрендә аның компаниясе төзи торган җиденче мәктәп.

Наил Мәһдиев, төзелә торган мәктәпне караганчы, Яр Чаллыда 2015 елдан башлап, ел саен яңа мәктәп төзелүен искә төшерде. Узган ел искәрмә булып тора – 2021 елда ике мәктәп, төгәлрәге ике гимназия төзелде: Чулман проспектында "Адымнар-Чаллы" (59 нчы полилингваль гимназия) һәм Замелекесье торак районында 14 нче гимназия.

«Быел барысы да әйбәт бара. Бернинди дә көтелмәгән хәлләр юк. Августның беренче яртысында мәктәп әзер булырга тиеш. Педагогик коллектив формалаша, мәктәп директоры билгеләнде. Биредә зур микрорайон, яшь гаиләләр, балалар күп. Социаль ипотека буенча күп торак төзелә, яшь гаиләләр өчен программа гамәлдә. Кыскасы, бу микрорайонда мәктәпләр һәм балалар бакчалары кирәк, аларны төзү белән без шөгыльләнәбез дә инде», - диде шәһәр мэры.

Яңа мәктәпнең концепциясе цифрлаштыру елына багышланган, шуңа күрә бинаны бизәкләү шуңа багышланган булачак.

Төзүчеләр хәбәр иткәнчә, объектта 290 хезмәткәр эшли. Бер үк вакытта төрле эшләр башкарыла: фасад эшләре, тәрәзәләрне монтажлау, диварларны штукатурлау, идәннәргә плитка җәю һәм башкалар. Моннан тыш, инженерлык челтәрләре һәм коммуникацияләр: су белән тәэмин итү, җылылык, электр белән тәэмин итү, вентиляция сузыла.

Мәктәпнең уку һәм административ блоклары, медицина бүлмәләре, 530 урынга исәпләнгән ашханәсе, 780 урынга исәпләнгән актлар залы, китапханәсе, гардеробы, ике спорт залы – зур һәм кече, 12 һәм 25 метрлы ике касәле бассейны бар.

Яңа мәктәп директоры буларак Марс Гафуров билгеләнде.

Җомга, 13 май 2022, 13:49