Бүген яңа мәктәпнең төзелеш мәйданчыгында булганда шәһәрнең баш архитекторы Мәликә Шәмсиева велосипедлар һәм самокатлар өчен махсус парковка проектын тәкъдим итте. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев нинди самокатлар турында сүз барганын ачыклады.
Журналистлар алдында ул болай дип уртаклашты: «Электр самокатларына килгәндә – алар югары куркыныч чыганагы. Һәр кеше үз баласын сакларга тырыша, шуңа күрә бу очракта әлеге мәсьәлә билгеле бер карау таләп итә дип уйлыйм.
Шәһәрдә нәрсә дә булса эшләргә кирәк икән, без беренче чиратта кешеләр белән киңәшләшәбез. Электр самокатларын куллануга кагылышлы мәсьәләдә дә без кешеләр белән киңәшләшә башладык. Без сораштыру уздырдык, анда 5600дән артык кеше катнашты. Чаллылыларның күбесе, 70% чамасы, электр самокатларына каршы чыкты.
Бездә балалар мәнфәгатьләре өстенлекле юнәлеш. Узган ел автомобиль тәгәрмәчләре астында яшь кенә кыз һәлак булды (электр самокатында йөргән вакытта). Әнисеннән: "Электр самокатлары кирәкме?" дип сорасак, әлбәттә, җавабы тискәре булачак.
Без электр самокатларын куллануга каршы түгел. Безне бу мәсьәләнең җайга салынмавы борчый. Заманча тормышны туктатып булмый, киләчәктә электр самокатларының көндәлек тормышта кулланылачагы аңлашыла, әмма билгеле бер кагыйдәләр кирәк.
Без бу бизнесны партнерлык шартларында үстерергә теләгән барлык кешеләр белән дә диалог алып барачакбыз. Әмма тагын бер кат ассызыклап үтәм, кешеләрнең, балаларның иминлеге һәм мәнфәгатьләре – беренче урында».
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 13 май 2022, 14:05