Дүшәмбе, 23 декабрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда Украинада һәлак булган офицер – Рамис Заһретдиновны соңгы юлга озаттылар.

Хушлашуда Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин катнашты.

«Рамис батыр һәм кыю кеше иде, намус белән хезмәт итте һәм ахырына кадәр үзенең хәрби бурычына тугры калды. Ул үз гомерен безнең тыныч киләчәгебез өчен бирде, без моны беркайчан да онытмабыз.

Дилә Васил кызы, Фаиз Фаил улы, Светлана Михайловна, Рамис Фаиз улының туганнары һәм якыннары! Бүген бөтен Яр Чаллы шәһәре сезнең кайгыгызны уртаклаша», – дип билгеләп үтте Фәрид Салахов, геройның әти-әнисенә һәм тормыш иптәшенә мөрәҗәгать итеп.

Рамис Заһретдинов Яр Чаллыда 1988 елда туа. 54 нче гимназиядә укый.  Ике ел дәвамында Казан танк училищесында белем ала һәм Советлар Союзы Маршалы К.К. Рокоссовский исемендәге Ерак Көнчыгыш югары гомум хәрби команда училищесына күчерелә.  Алтай краенда 3 нче мотоукчылар батальоны командиры булып хезмәт итә.

Каһарман белән хушлашырга аның укытучылары, сыйныфташлары һәм хезмәттәшләре килгән иде.  

«Бүген барыбыз өчен дә авыр көн. Мин укучым белән хушлашырга килдем. Без күршеләр идек. Рамис балаларым белән бергә балалар бакчасына, мәктәпкә йөрде. Ул бик эчкерсез, ярдәмчел кеше иде, өлкәннәрне хөрмәт итте һәм балаларны яратты. Безнең хәтеребездә ул чын каһарман булып калачак», - диде хәрби хезмәткәрнең укытучысы Ләбибә Сафина.

Яр Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин дога кылды.

Рамис Заһретдиновны Яшьләр зиратында җирләделәр. 

Якшәмбе, 15 май 2022, 13:51