Яр Чаллыда «Меланома-Стоп» акциясе старт алды, аның кысаларында күп балалы ата-аналар тире авыруларын диагностикалауны бушлай уза алачаклар. Тире яман шешен скрининглау буенча хәйрия медик-социаль проектын гамәлгә ашыру Республика клиник онкология диспансеры филиалында узачак.
Бүген учреждениегә акциянең беренче катнашучылары килде. Проект стартына багышланган онлайн-конференция барышында аларны телекүпер кысаларында Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова сәламләде. Ул проектның Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова инициативасы белән оештырылуын билгеләп үтте.
«Проект чаллылыларның тормыш сыйфатын яхшыртуга, яман шешләрне иртә стадиядә ачыклауга, онкологик авыруларны профилактикалауга юнәлдерелгән. Ул гаилә көненә багышланган. Шәһәрдә 50 гаилә тикшереләчәк – бу 100 ата-ана. Фотолар дистанцион рәвештә онкодиспансер сайтына җибәреләчәк», - диде мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина.
«Үзгәреш кичерә торган шешләр булса, әлбәттә, табибка күренергә кирәк. Әгәр поликлиникада онколог шешнең куркыныч тудыруын билгеләсә, ул безгә – FotoFinder аппаратында диагностикага җибәрә.
Бездә гомер дәвамында бородавкалар, папилломалар да барлыкка килергә мөмкин. Һәр кеше тире торышын карап, тикшереп торырга тиеш. Әгәр пациент аларның барлыкка килүен яки үзгәрүен күрсә, дерматологка, хирургка, беренчел буын онкологка мөрәҗәгать итәргә кирәк», – дип киңәш итте табиб-онколог Марат Заһретдинов.
Табиб-онкологлар фотографияләрне караячаклар һәм кирәк булганда белгечкә чакырачаклар.
Меланома – меланоцитлардан, меланин эшләп чыгару өчен җавап бирә һәм зур күләмдә миңнәрдә туплана торган пигмент күзәнәкләрдән үсә торган яман шеш. Төрле тискәре факторлар йогынтысында меланоцитлар яман шеш күзәнәкләренә әйләнергә сәләтле. Куркыныч шунда ки, әлеге яман шеш бик тиз метастазлар барлыкка китерә һәм берничә ай эчендә үлемгә китерергә сәләтле.
Тире яман шеше Татарстан Республикасы халкында әйдәүче онкологик патология булып тора, ул 2021 елда яман шеш авырулары белән авыручылар структурасында 13,6% тәшкил итә. Тире яман шеше авырулары арасында иң куркыныч формасы – тире меланомасы. Авыру барлыкка килүнең төп факторы булып табигый генез (кояш) һәм ясалма (солярий) ультрафиолет нурланышы белән бәйле артык инсоляция тора.
«Меланома-Стоп» проекты кысаларында республикада 200 күп балалы гаилә тире скринингы узачак.
Ата-аналар тикшерү узган арада балалар өчен мастер-класслар оештырылды. Әлфинур Галиәкбәрова җитәкчелегендәге «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе иҗади мастер-класслар һәм уеннар оештырдылар, шулай ук бүләкләр әзерләделәр.
Диагностика узарга теләүчеләргә район хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Комсомол районы территориясендә яшәүче кешеләр өчен 71-42-25 телефоны (сишәмбе, пәнҗешәмбе, 13:00-17:00); Үзәк районы территориясендә яшәүче кешеләр өчен 47-55-67 телефоны (сишәмбе, пәнҗешәмбе 13:00-17:00); Автозавод районы территориясендә яшәүче кешеләр өчен 32-98-32 телефоны (дүшәмбе-җомга 8:00-17:00) буенча.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 16 май 2022, 17:03