Дүшәмбе, 12 май 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм социаль яклау мәсьәләләре буенча даими комиссиянең күчмә утырышы узды.

Утырыш башланганчы даими комиссия рәисе, Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибы Марат Мөхәммәдиев хастаханә буенча экскурсия үткәрде, медицина оешмасының планнары, бурычлары һәм эш йомгаклары турында сөйләде.

Бина 1974 елда төзелгән, 2010 елда бинаның глобаль реконструкциясе узган. Коронавирус эпидемиясе вакытында хастаханә шулай ук вакыт реалияләренә туры китерелеп үзгәртеп корылды: авыручылар өчен аерым зона бүлеп бирелде, кызыл зона – covid-19 белән авыручылар өчен реанимация барлыкка килде. 

Марат Мөхәмәдиев билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгатьләр саны 45 процентка кадәр арткан. Шул ук вакытта мөрәҗәгатьләрнең күбесе дәвалау оешмасына карамый, пациентлар яшәү урыны буенча поликлиникага да мөрәҗәгать итә алганнар. Бүгенге көндә ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе белгечләр белән 67 процентка комплектланган, кадрларны җәлеп итү буенча планлы һәм даими эш алып барыла: әйтик, табиб – белгечләр, клиник-лаборатория диагностикасы табиблары өчен 800 мең сум күләмендә ТР Хөкүмәте гранты, Яр Чаллы шәһәре мэры гранты (200 мең сум) бүлеп бирелә, ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе җәлеп ителгән табибларның арендага алынган тораклары өчен сарыф ителгән чыгымнарын каплый.  

Яр Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә хезмәт итүче белгечләр тарафыннан уникаль операцияләр үткәрелә, югары технологияле дәвалау юллары кертелә. Әйтик, 2019 елда Яр Чаллы белгечләре тарафыннан супер-технология – NBC-technique патентланган, ул хәзер бөтен дөнья буйлап тарала.

«NBC-technique» төшенчәсенең «Яр Чаллы технологиясе» дигәнне аңлатуын барлык кешеләр дә белми, – дип сөйләде Марат Мөхәммәдиев. – Безнең табиблар, эчке органнарның туклануын бозмыйча, аортаның төп өлешен пластик торбага алыштырдылар. Методика эшкәртелгән инде, операция 30 минутка якын дәвам итә: 3d-принтерда аортның патологик участогы бастырыла, макетта операция процессы эшкәртелә, шуннан соң аорта алмаштырыла. Барысы да бер проколда башкарыла».

Гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм социаль яклау мәсьәләләре буенча даими комиссия әгъзаларын эндоскопия, нейрохирургия, кардиохирургия бүлекләре, 450гә якын тикшеренүләр башкарыла торган лаборатория белән таныштырдылар. Бирегә шәһәрнең 17 дәвалау учреждениесеннән материалларны җибәрәләр, шуңа күрә лаборатория 24 сәгать дәвамында эшли.

Пациентлар үзләрен мораль-психологик яктан яхшырак хис итсен өчен күп нәрсә эшләнелә. Мәсәлән, узган ел ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең дүрт лифты үзгәртелде, аларда елның дүрт чоры сурәтләнгән панно урнаштырылды. Томографлар урнаштырылган бүлмәләрдәге түшәмнәргә, дәваланучыларның куркуын мөмкин кадәр киметү өчен, күк һәм яфракларның сурәтләре ябыштырылды.

Табиблар, медицина персоналы өчен шул ук максатларда ворк-шоплар, даими укыту оештырыла, кафе һәм спорт залы эшли.

«Сезнең ярдәм белән зур эш башкарыла, – дип мөрәҗәгать итте Марат Мөхәмәдиев депутатлар корпусы вәкилләренә. – Грант буенча карарлар кабул ителә, аның ярдәме белән иң яхшы белгечләрне җәлеп итеп була, машина кую урыннары системасы үсеш ала, бу исә мөрәҗәгатьләр саны артуын исәпкә алып бик мөһим, парк зонасы төзекләндерелә».

Экскурсия ахырында комиссия утырышы узды, аның барышында эш турында хисап белән ашыгыч медицина ярдәме станциясенең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Лилия Мостафина чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, станция автомобильләр белән 100 процентка тәэмин ителгән, 2021 елда махсус бригадалар тарафыннан 180 мең ярдәмгә чыгу очрагы теркәлгән. Соңгы елларда мөрәҗәгатьләр саны артты – хәзер станциягә тәүлегенә 510 кеше мөрәҗәгать итә. Спикер билгеләп үткәнчә, кешеләр авыруның якынча диагнозын дөрес аңлаган һәм шунда ук табибка мөрәҗәгать иткән очракта, коткарылган кешеләрнең санын арттырырга мөмкин булыр иде.

Чәршәмбе, 18 май 2022, 17:50