Шимбә, 19 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллылылар #МЫВМЕСТЕ – 2022 халыкара премиясен алуга дәгъва итә алалар.

#МЫВМЕСТЕ халыкара премиясе – #МЫВМЕСТЕ Бөтенроссия бер-береңә ярдәм акциясе һәм «Россия иреклелесе» Бөтенроссия иреклелек инициативалары конкурсы мирасы.

#МЫВМЕСТЕ премиясенең максаты – кешеләргә ярдәм итүгә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән социаль проектларга ярдәм итү. Ул Россия Президенты Владимир Путин ярдәме белән тормышка ашырыла.

Яңа сезонда лауреатлар алачак грантлар 3,5 млн сумга кадәр артты. Шулай ук призлар арасында: Рунетның алдынгы мәйданчыкларында алга этәрү, Россия буенча бушлай сәяхәт итү, инвесторлар өчен кызыклы форумнарда катнашу, Россиянең барлык төбәкләрендә проект турында мәгълүмат тарату һ.б. Тулы исемлек белән премия сайтында танышырга мөмкин.

Премиядә социаль проекты булган һәркем диярлек катнаша ала: 14 яшьтән өлкәнрәкләр, коммерциячел булмаган оешмалар, бизнес һәм медиа өлкәләре вәкилләре. Гаризалар премия сайтында 12 июньгә кадәр кабул ителә.

Гаризаны тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләрен үз эченә алган 9 номинациядә бирергә мөмкин: «Кешеләргә ярдәм», «Милләт сәламәтлеге», «Мөмкинлекләр иле», «Яшәү өчен территория», «Җаваплы бизнес», «Социаль эшмәкәр», «Медиапроект», «Зур тәнәфес», «Социаль үзгәрешләр лидеры».

Катнашучыдан гаризалар саны чикләнмәгән.

Премия лауреатлары 3,5 млн сумга кадәр грантлар алачак, бу узган сезон грантларыннан 1 млн сумга күбрәк.

2017 елда конкурсның «Иң яхшы муниципаль иреклелек үзәге» номинациясендә Анастасия Гайфуллина җитәкчелегендә Яр Чаллы шәһәренең Иреклеләр үсеше үзәге җиңүче булды.

2020 елда «Балалар мәрхәмәтлек ордены» балалар оешмасы активисты Карина Мирзаева «Өйдә музей» проекты белән «Ярдәм итәргә туганнар» номинациясендә җиңүче булды.

2021 елда «Шәһәр укучылар советы» балалар иҗтимагый оешмасы активисты «Яшел ил» номинациясендә «КниGO» мәктәп буккроссингы проекты белән 2 нче урынны Милена  Викторова яулады.

Җомга, 20 май 2022, 09:43