"Смена" Бөтенроссия балалар үзәгендә (Анапа шәһәре) "Артур" Бөтенроссия һөнәри конкурсының финалы узды. Конкурсны оештыручылар – РФ Мәгариф министрлыгы һәм Гомумроссия мәгариф профсоюзы.
Татарстан Республикасыннан Яр Чаллы шәһәренең 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае директоры Татьяна Певгова һәм шул ук учреждение методисты Виктория Костина катнашты. Белгечләр үз номинацияләре буенча Россиядә алдынгы егермелеккә керделәр. Финал нәтиҗәләре буенча Татьяна Певгова конкурсның финалисты булды, методист Виктория Костина 2 урынны яулады.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 21 май 2022, 20:07