Сугыш ветераннары өчен госпитальнең баш табибы Резеда Мәүҗүтова «Хатын-кыз-лидер. XXI гасыр» бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр исемлегенә керде.
Түбән Новгородта «Лидер. XXI гасыр» XI бөтенроссия конференциясе узды. Чарада илнең социаль-икътисадый һәм сәяси үсешенә зур өлеш кертүче хатын-кыз-җитәкчеләр катнашты.
Конференциядә бүгенге катлаулы социаль-икътисадый вәзгыятьтә предприятиеләрнең эшчәнлек тәҗрибәсе һәм фикерләре белән уртаклаштылар, илебез җитештерүләрен алга таба үстерү, импортны алыштыруга бәйле яңа эшмәкәрлек инициативаларын гамәлгә ашыру турында тәкъдимнәр яңгырады.
Шулай ук конференциядә «Хатын-кыз-лидер. XXI гасыр» бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. Әлеге конкурсның максаты – хатын-кыз-лидерның җәмгыятьтә һәм дәүләттә ролен һәм аның ил эшчәнлегенең барлык өлкәләрен үстерүгә керткән өлешен арттыру. Госпитальнең баш табибы Резеда Мәүҗүтова диплом һәм җиңүче медале белән бүләкләнде.
«Әлеге чара хезмәттәшләр белән фикер алышу һәм тәҗрибә уртаклашу өчен уникаль мөмкинлек бирә. Мондый сәләтле хезмәттәшләр арасында җиңүче булу – аерым дәрәҗә һәм ул яңа казанышларга ирешергә этәрә», - дип билгеләп үтте Резеда Ришат кызы.
Ел саен үткәрелә торган бөтенроссия конференциясе Федерация Советы Федераль Җыены һәм Гомумроссия «Хатын-кыз-җитәкчеләр ассамблеясе» Президенты патронажы астында уза. Ассамблея эшчәнлеге товар җитештерүчеләр, хатын-кыз-җитәкчеләр, хатын-кыз-эшмәкәрләр, хатын-кыз-ил җитәкчеләренә ярдәм итү һәм бүләкләү аша илнең социаль-икътисадый үсешен тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 23 май 2022, 14:53