Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау барышын тикшерде. Журналистлар белән бергә ул өч йортны – 40/03, 43/18, 50/06 карап чыкты.
27 майга алынган мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда капиталь ремонт буенча башкарылган эшләр күләме 24% тәшкил итә, республикада бу күрсәткеч 13% тәшкил итә.
«Капиталь ремонт кысаларында эш ел әйләнәсе алып барыла. Без күргән төзелеш-монтаж эшләре алдыннан техник белгечләр, проектлаучылар, идарәче компанияләр зур эш башкара. Бу – күренми дә, сизелми дә торган эш», - дип сөйләде Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев.
40/03 йортында эшчеләр панельара җөйләрне герметизациялиләр. Керү төркеме яңартылачак.
43/18 йортында түбә яңартыла. Башта түбә чистартыла, җөйләр ремонтлана, шуннан соң якындагы 15 елда йортны дымнан сакларга һәм җылылыкны сакларга ярдәм итәчәк ике катлам түшәм җәелә.
Яр Чаллыда капиталь ремонт программасы 2008 елдан бирле тормышка ашырыла.
«Безнең шәһәребез Татарстан Республикасында торак фондны ремонтлау торышы буенча иң яхшыларның берсе. Шактый акча тотыла – милекчеләрнең акчалары да, шәһәр бюджеты акчалары да. Йортлар исемлеге йортлар яшеннән һәм зарурлыгыннан чыгып төзелә. Идарәче компанияләр ел саен ремонтның сыйфатын бәялиләр һәм үзләренең гаризаларын формалаштыралар. Шәһәрдәшләрнең ремонт буенча булган барлык теләкләре дә өстәмә исәпкә алына», - дип хәбәр итте Илья Зуев.
Быел капиталь ремонт программасы буенча Яр Чаллыда 129 күпфатирлы йорт төзекләндереләчәк. Төзүчеләр 1 млрд 392 млн сумлык 306 төр эш башкаралар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 27 май 2022, 16:15