«Волейбол шәһәре» партия проекты кысаларында узган ял көннәрендә Г.Тукай исемендәге яр буеның үзәк пляжында җәйге пляж волейболы сезоны ачылды.
Хатын-кызлар командалары арасында турнир нәтиҗәләре буенча «Феникс» (Минзәлә) командасы җиңүче булды, 2 урынны «Креветки» (Түбән Кама), 3 урынны «Пума» (Яр Чаллы) командасы яулады. Турнирда барлыгы 16 команда катнашты.
Ир-атлар турнирында Минзәлә, Түбән Кама, Алабуга, Казан, Можга, Азнакай, Җәлил һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 17 команда катнашты. Җирәбә салганнан соң командалар 4 төркемгә бүленделәр. Башлангыч этап уеннарыннан соң, төркемнәрдәге очколар буенча, командалар ике «ХАРД» (1 һәм 2 урын) һәм «ЛАЙТ» (3 һәм 4 урын) лигаларына бүленде.
«Хард» лигасында «Спартак» (Яр Чаллы) командасы җиңүче булды, 2 урынны «Староградские Пивоварни» (Алабуга), 3 урынны «Магеллан» (Казан) командасы яулады.
«Лайт» лигасында «Кураж» (Азнакай) командасы җиңүче булды, 2 урынны «Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты» (Яр Чаллы), 3 урынны «Партейку и домой» (Яр Чаллы) командасы яулады.
Җиңүче һәм призлы урыннар яулаган командалар кубок, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.
Ярышлар Татарстан Республикасы Волейбол федерациясенең «Волейбол шәһәре» партия проекты кысаларында, «Динамо» ФСО Шәһәр Советы тарафыннан Шәһәр Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт идарәсе, «Союз-регион» Компанияләре Төркеме, «Бердәм Россия» партиясе Яр Чаллы җирле бүлекчәсенең сәяси советы әгъзасы, «Союз-регион» КТ генераль директоры, Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре волейбол федерациясенең Попечительләр советы рәисе Андрей Ляпунов ярдәме белән оештырылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 30 май 2022, 16:09